23 июнь 2017 яңалыклары
-
9 июльдә Татарстан “Ефәк юлы” раллиен көтә
Через территорию республики Татарстан международное ралли пройдет 9 июля. Как стало известно от руководителя проекта «Шелковый путь» Владимира Чагина, международное ралли 2017 года начнется 7 июля в Москве и завершится 22 июля в китайском городе Сиань. Аналогично предшествующему году, трасса ралли пройдет по трем странам, а именно по территории России,...
-
Сабан туенда сәүдә итүчеләр бармы?
Сабантуй - кемгә бәйрәм, ә кемгә эш ул. Мәсәлән, сатучылар өчен бу көн урак өстенә тиң. Чөнки азык-төлек тә, башка товарлар да әйбәт үтә. Район үзәгендәге Сабантуй вакытында сәүдә итәргә теләге булган эшмәкәрләрнең, 2-46-07 яки 8-908-342-50-14 телефоннары аша заявка бирүләре кирәк, дип хәбәр итәләр Сабантуй бәйрәмен оештыручылар.
-
Электриклар һөнәри осталыкларын күрсәтә
Район электр челтәрләре җәмгыятендә ике көн дәвам иткән Һөнәри осталык буенча ярышлар төгәлләнде. Тугыз этапта үткән ярышларда 9 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларны тәбрикләргә Әлмәт электр челтәрләре җәмгыяте баш инженеры Радик Папчу килде. Утны аерып эшләү буенча Мөслим командасына тиңнәр булмады. Сарман комнадасы - икенче, Әлмәт шәһәре командасы өченче урынга лаек...
-
Атлас авылында эшмәкәрләр ифтар мәҗлесе үткәргән
Атлас авылында Раил Гайсин белән Рафак Вилданов ифтар мәҗлесе үткәргән. 30 лап кеше катнашкан мәҗлескә табынны уңган кызларыбыз Ландыш, Рәйсә, Резеда әзерләде. Егет-кызларыбызга рәхмәт, кылган игелекләре үзләренә кайтсын, дип хәбәр итәләр Атлас авылы өлкәннәре.
-
Рус теленнән БДИны тапшыручыларның 0,5 проценты минималь чикне уза алмаган
Аттестат алу өчен кирәк булган 24 балл булган минималь баскычны имтиханда катнашучыларның 0,5 проценты җыймаган, дип яза "Татар-информ". Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте 9 июньдә рус теленнән үткәрелгән Бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Аттестат алу өчен кирәк булган 24 балл күләмендәге минималь баскычны имтиханда катнашучыларның 0,5...
-
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат
22 июнь көнне кич, кояш баткач, ифтарлар узгач, татар дөньясы кайгылы хәбәр алды - "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, күп татар журналистларының остазы, татар матбугаты үсешенә искиткеч өлеш керткән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң арабыздан киткән. Аңа 66 яшь иде. Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты турындагы хәбәрне "Татар-информ" агентлыгына озак...
-
Тәмлетамак: бик тиз әзерләнә торган эремчек пирогы
Бик тиз генә әзерләнә торган эремчек пирогы рецептын тәкъдим итәм. Камыр өчен: ярты кап атланмай, ярты стакан шикәр комы, чама белән он. Эчлек өчен: 500-700 грамм эремчек, ярты стаканнан күбрәк шикәр комы, чеметем генә тоз, бер аш кашыгы манный ярмасы, 2 йомырка. Эш тәртибе: май, он, шикәр комын бергә болгатып...